Стихотворение "Мирадж" Габдуллы Тукая

Аватар автора
Миллиард Татар
Стихотворение "Мирадж" Габдуллы Тукая  Ильнур Амирханов укый. Читает Ильнур Амирханов   Мигъраҗ        Ярты төн булган чагында, китте Мәккә ялтырап: Нур тоташты җиргә күктән, иңде нурдан бер пырак. Хәзрәти Җибрил бәшарәт әйләде, дип: «Йа Рәсүл, Хак Тәгалә хәзрәте тәгъйинләде бу кич вөсул. Мөнтәзыйрләр, ля мәкяннәр, бар мәляикләр сиңа, Гарше әгъля килде, атлансаң, аягың астына». Садрулды шул вакытта Хактан әмер: көн фәякүн! Шундый изге йөк белән гаршулды күкләргә рәуан! Дөньяда һәр нәрсә дә үз аслына бер әйләнә: Ашты кодрәтлә сәмавәткә бу кич Коръән янә. Бәхре вәхдәт асты-өсткә килде шунда, кайнады, Бетте, мәхү улды зәмин, һәм дә замана калмады. Калмады сурәт, бары тәбдил ителде мәгънәгә; Әүрелеп мәгънәгә, дөнья сәҗдә кыйлды Мәүләгә. Күрде Алланы пәйгамбәр, сәҗдә кыйлды, баш иде; Ушбу җир булды бөтен мәсҗедләрең дә мәсҗеде. Булды саф-саф, кыйлдылар сәҗдә мәляикләр бары; Җәмгулып һәрбер нәби, Муса вә Гайса җаннары. Булды заһир, белмәделәр җир йөзе мөнкирләре: Монда габдият, гыйбадәтнең илаһи серләре. Үтмәде керпек кагып та күз ачып йомган заман, Мәккәгә иңде, фирашы җып-җылы ирде һаман. Нә саташмак, нә гөман бу, нә хыял, нә төш иде, — Бер илаһи вакыйга, могъҗиз вә серле эш иде.   Мигъраҗ — дини мәгънәдә: күккә ашу. Пырак — җәннәттә фантастик ат. Бәшарәт әйләде — шатлыклы хәбәр китерде. Тәгъйинләде… вөсул — күрешү… билгеләде. Мөнтәзыйр — көтеп торучы, өметләнүче, күзәтүче. Ля мәкян — урыны билгеле булмаган. Мәляикләр — фәрештәләр. Гарше әгъля — күкнең иң югары катлавы. Садрулды...

0/0


0/0

0/0

0/0

0/0