Хастаханәгә бару - үлем белән бер!
Новости Татарстана. ТНВ
Тукай районының Куады бистәсе халкы бер кая бара алмыйча, өйләрендә утырырга мәҗбүр. Хәзер автобуслар бирегә йөрми башлаган. Сәбәбе - юлларның начар булуы. Шоферлар чокыр-чакырдан барудан баш тарта. Хәзер йөзләгән кеше эшкә, укырга, хастаханәгә үз җае белән йөрергә мәҗбүр. Күп очракта җәяү. Янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәм машиналары да тиз арада килеп җитә алмый. Хәбәрчеләребез урынга чыгып, халыкның гозерен тыңлады.