ЭЛВИН ГРЕЙ - ЯКЫН КЕШЕ ( ТАТ )
Элвин Грей
Слушать на всех площадках Элвин Грей в соцсетях @elvin_grey_music "Якын кеше" (тат) 1. Тормыш каккан чаклар аздан түгел, Бәргеләнеп елый кайчак күңел. Авырлыктан бетә соңгы көчем, Ярдәм кулын суза якын кешем. Припев: Кабат туам җылы сүзләреннән, Ялкын күчә кайнар йөрәгеннән. Ул маягым тормыш юлларында, Юк, бирешмим давыл, буранына! 2. Уйларымның очын тапмый йөрим, Әллә нидән җаным өши, белмим. Бар җылысын өреп минем өчен, Назга төрә шулчак якын кешем. Припев: Кабат туам җылы сүзләреннән, Ялкын күчә кайнар йөрәгеннән. Ул маягым тормыш юлларында, Юк, бирешмим давыл, буранына! 3. Шатлык килсә бүләм аның белән, Миннән ныграк сөенәсен беләм. Анда гына күрәм бәхет төсен, Бәхетемнән өстен якын кешем. Припев: Кабат туам җылы сүзләреннән, Ялкын күчә кайнар йөрәгеннән. Ул маягым тормыш юлларында, Юк, бирешмим давыл, буранына!